Ясалма сузлэр примеры на татарском языке

Суз тозелеше. Тамыр hэм ясалма сузлэр
план-конспект урока (5 класс) по теме

Татар теле дэресенэ план-конспект, сингапур методы буенча.

Максат: сүз төзелеше, ясалышы турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту; сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын, чагыштыру күнекмәләрен, сүз байлыгын,иҗади сәләтләрен үстерү,үз фикерләүне булдыру; телгә карата сизгерлек, кызыксынучанлык уяту,бер-береңә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар, белемгә омтылыш һәм тырышлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,карточкалар,техник чаралар.

Таратма материаллар: битләр, каләмнәр, карточкалар.

Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ(игътибар)

Скачать:

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз төзелеше бүлеген кабатлау..

Максат: сүз төзелеше, ясалышы турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту; сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын, чагыштыру күнекмәләрен, сүз байлыгын,иҗади сәләтләрен үстерү,үз фикерләүне булдыру; телгә карата сизгерлек, кызыксынучанлык уяту,бер-береңә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар, белемгә омтылыш һәм тырышлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,карточкалар,техник чаралар.

Таратма материаллар: битләр, каләмнәр, карточкалар.

Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ(игътибар)

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу)

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(ял минутында)

Дәрес тибы: кабатлау-йомгаклау.

Партнерларны сәламлиләр: “Сине күрүгә мин бик шат!”

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

— Сыйныфта кем кизү (дежур)?

290 нчы күнегү (бирелгән сүзләрне, шартлы билгеләренә туры китереп,таблицага языгыз) 1-3 укучы дәфтәрләреннән укып җавап бирә.

МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланып укучылар үзләренә пар табалар(музыка куела).

-Тамыр сүз нәрсәне белдерә? ( тамыр-сүзнең төп (лексик) мәгънәсен белдерә )

-Тамырга нәрсәләр ялгана? (кушымчалар)

-Кушымчалар үзләре генә кулланыла аламы? ( кушымчалар үзләре генә кулланыла алмый)

-Төнбоек,ташбака,ташкүмер сүзләре ничек ясалган?(ике тамыр сүз кушылып)

Һәм аларны нинди сүзләр дип атарбыз?(кушма сүзләр)- дигән сораулар куела. РЕЛЛИ РОБИН алымын кулланып җавап бирәләр.

Алия, сиңа иптәшең ничек аңлатты? Синең үз фикерең,син ничек уйлыйсың?

Укучылар иптәшләренә үз фикерләрен белдерәләр. Җаваплар өчен бер-берсенә: ”Рәхмәт, миңа синең белән эшләве рәхәт булды” дип урыннарына утыралар.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Һәр өстәл артындагы 4Б нче номерлы укучы җавап бирә.

(сүз- сүзлек,сүзчән, сүзле,сүзсез,сүзсезлек)

(күз- күзлек, күзле, күзчән, күзсез, күзлекле, күзлә)

(юл – юлчы, юллы, юлсыз, юлаучы, юлсызлык, юлдаш, юлбашчы)

Нәтиҗә ясала: тамырга ясагыч кушымчалар өстәү нәтиҗәсендә яңа сүзләр ясалды.Бу сүзләрнең тамырлары бер үк төрле булды. Мондый сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе үзгәрде.

б).Дәреслек буенча эш.

293 нче күнегү ( Укыгыз.Бу сүзләр барысы да тамырдашмы? Тамырдаш булмаган сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез )

Ял итү. Физкультминут ”ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” татарча бию көенә сыйныф бүлмәсе буйлап төрле хәрәкәтләр ясап йөрү. Лидер нинди хәрәкәтләр ясый, калганнар да шуны кабатлыйлар. Һәр өстәлнең үз лидеры. Көй туктугач, лидер артка баса һәм икенче укучы лидер була.Уен шулай дәвам итә. ( Һәр лидерга 30 секунд вакыт биргәндә, бу уенга 2 минут вакыт сарыф итәргә мөмкин.)

в).294 нче күнегү ( тамыр һәм ясагыч кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзләрне күчереп язу)

Әйдәгез дәресебезгә йомгак ясыйк.

— Бүгенге дәрестә без нәрсәләрне искә төшердек һәм ныгыттык?(тамыр, сүз ясагыч кушымчаларны, тамырдаш сүзләрне)

Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән балаларга бишле, дүртле билгеләре куям.

Сезнең каршыгызда порковка. Аңламаган сорауларыгыз,теләкләрегез булса язып парковкага беркетегез.

Источник

Сүз ясалышы.
материал по теме

Скачать:

Предварительный просмотр:

Мәрдәнова Фәүзия Һади кызы

Яр Чаллы шәһәре, 11 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2. Ясалышы ягыннан төрле булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен

һәм балалрның сүз байлыгын үстерү.

3. Телгә карата сизгерлек уяту.

Җиһазлау. “Сүз ясалышы” һәм “Кыскартылма сүзләр” дигән таблицалар, перфокарта, “Сүзләр лотосы”, күчмә такта, туп.

Исәнләшү, укучыларны тынычландыру, барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

— Үткән дәрестә өй эше итеп нинди күнегү бирелде? (1-2 баладан өй эшен тикшертү, сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау)

ІІІ.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә зәерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

Сүзләр нәрсәләргә таркала ала?

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.

ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.

V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

Туп ярдәмендә “Сорау-җавап” уенын уйнау, үткәрү.

VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

Перфокарталар буенча мөстәкыйль эш эшләү.

49 нчы күнегүне язмача эшләү. Мөстәкыйль эшне йомшак эшләгән балалардан укыту, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.

VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

“Сүзләр лотосы” уенын үткәрү.

ІX. Йомгаклау, анализ.

Сорауларга җавап бирү.

Укучыларның җавапларын бәяләү.

Сүз ясалышы буенча сүзлекчәләр ясап килү.

— Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.

— Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин тикшерәм. Өйгә нинди эш бирелгән иде? Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.

ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана.

Җавап: тамыр+ясагыч кушымча+төрләндергеч кушымча.

ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа күрә алар я кушылып, ә кайберләре я сызыкча аша, я тезелеп язылырга мөмкин. Шуңа карап, аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мәсәлән, аккош сүзен аерып язсак, ак кош дип, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен балалардан сорау)

Шуңа күрә сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр. Шуның нәтиҗәсендә генә сез сүз төзелешенең төрләрен, аларга кергән сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнерсез.

Ясалышы ягыннан сүзләр 6 төргә бүленә:

— Иң беренче тамыр сүзләрне карыйк. Тамыр сүз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

— Әйе, тамыр сүз ул, икенче төрле әйткәндә, бер тамырдан гына торган сүз, ягъни кушымчасыз.

Тамыр сүзләргә мисаллар китерегез. Мисаллар: юл, көч, сүз, баш, бар, кил, көл, бала, нигез, кояш, җил, бил, сукмак, күбәләк, бәрәңге.

— Сез китергән мисалларда сүзләр ничә иҗектән тора?

Димәк, балалар, тамыр сүзләр нигездә бер яки ике, сирәгрәк очракта өч (кү-бә-ләк, бә-рәң-ге) иҗектән тора.

— Нинди дә булса тамыр сүз әйтегез, ә мин тактага язам.

— Хәзер шул сүзгә ясагыч кушымча өстик.

— Сүзнең мәгънәсе үзгәрәме? Дөрес, бу очракта яңа сүз ясала, димәк, мәгънәсе дә үзгәрә.

— Тамырга ясагыч кушымча өстәү нәтиҗәсендә яңа сүз, ягъни ясалма сүз барлыкка килә. Бу – сүз ясалышының икенче төре.

Укытучы тактага сүзләр яза:

— Балалар, бу сүзләрдә нинди уртаклык бар?

— Әйе, дөрес, алар бер үк тамырдан (бас тамырыннан) һәм төрле ясагыч кушымчалардан ясалган. Димәк, бу – тамырдаш сүзләр.

— Тамырдаш сүзләргә мисаллар китерегез

— Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? Мисаллар китерегез.

— Димәк, тамырга башта ясагыч, аннан соң гына төрләндергеч кушымчалар ялгана.

— Без сезнең белән тамыр, ясалма сүзләрне карап үттек. Ә көнбатыш, көнчыгыш, Илсөяр, гөлҗимеш кебек сүзләр тамыр яки ясалма сүзләргә керәләрме? Дөрес, кермиләр. Бу сүзләрнең тамырларын әйтегез.

— Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларының мәгънәләре берүкме? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ә кушылып язылгач, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач, бер генә мәгънә белдерәләр.

— Димәк, балалар, ике тамырдан ясалган, кушылып язылган һәм бер генә мәгънә белдергән сүзләр кушма сүзләр дип атала.

— Сирәк кенә сүзләр өч тамырдан да торырга мөмкин: акбүзат.

— Сез нинди кушма сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез.

— Димәк кушма сүзләрне сүз ясалышының башка төрле сүзләреннән ничек аерырга була?

— Әйе, дөрес, алар кушылып языла, ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, һәм бер басым белән әйтелә.

— Сүз ясалышының өченче төре ул – парлы сүзләр. Сез нинди парлы сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез. (ата-ана, бала-чага, һ.б.)

— Димәк, парлы сүзләр ничек языла? Әйе, парлы сүзләр сызыкча аша язылалар, бер басым белән әйтелеп, уртак бер мәгънә белдерәләр. Парлы сүзләр:

мәгънәдәш: туган-тумача, кайгы-хәсрәт;

каршы мәгънәле: көн-төн, менә-төшә;

аваздаш: малай-шалай һ.б. сүзләрдән торырга мөмкин.

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала һәм уртак бер мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, үги ана яфрагы, сабан туе, кура җиләге.

Тезмә сүз Кушма сүз

Сабан туе Сабантуй

— Тезмә сүзләрне сүз тезмәләре белән бутамаска кирәк.

— Тактада язылган тезмә сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укыйк, аларның аермасын табыйк.

I багана II багана

Төзелеш институты яңа институт

һөнәр училещесы авыр һөнәр

күмәк хуҗалык җитешле хуҗалык

Түбән Кама тирән Кама

— Бу ике баганада язылган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Әйе, алар аерым язылган. Ә хәзер мәгънәләрен карыйк.

— I баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә?

— Әйе, дөрес, бер генә мәгънә белдерәләр һәм нәрсә? дигән сорауга җавап бирәләр, чөнки бу атамалар.

— II баганадагы сүзләр бер генә мәгънә белдерәме? Әйе, балалар, бу баганадагы һәрбер сүз аерым бер мәгънә белдерә. Мәсәлән, яңа институт.

— Димәк, атамалар, күп очракта тезмә сүзләрдән ясалып, бер мәгънә белдерә. Мисаллар кирегез.

— Сүз ясалышының иң соңгы 6 нчы төре кыскартылма сүзләр. Алар берничә сүз кыскартылып ясала.

— Кыскартылма сүзләр төрле юллар белән ясала:

1) Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: Берләшкән Дәүләтләр Берлеге – БДБ; Татарстан Республикасы – ТР;

2) Тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: телеүзәк, радиотапшыру, гомумбелем(мәктәбе), үзөйрәткеч, КамАЗ, КамПИ.

V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

“Сорауга җавап” уены башкарыла. Уен өчен туп кирәк. Укытучы темага туры килгән нинди дә булса бер сүз әйтә һәм шул ук вакытта бер балага тупны ыргыта. Бала бу сүз сүз ясалышының нинди төренә керүен әйтергә тиеш, ләкин тупны кулда озак тотарга ярамый, кире укытучыга ыргыта. Мәсәлән:

Бу уенда укытучы балаларның җитезлеген, фикерли, уйлый белүен ныгыта. Күнекмәләрне практикада куллана белүне оештыра. Укытучыга укучыларның хаталарын шунда ук төзәтергә мөмкинлек бирә.

VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

— Ә хәзер, балалар, перфокарталар белән мөстәкыйль эш эшләп алыйк.

1 рәт: кул(тамыр), һөнәр училещесы(тезмә), дус-иш(парлы), КДУ(кыскартылма)

2 рәт: сүз(тамыр), Урта Азия(тезмә), ТР(кыскартылма)

3 рәт: каеш(тамыр), таң ату(тезмә), драмтүгәгрәк(кыскартылма)

4 рәт: күбәләк(тамыр), эшче(ясалма), аккош(кушма), очкылык тоту(тезмә), радиоалгыч(кыскартылма)

Әгәр дөрес эшләгән булсагыз, 5 ле билгесе чыгарга тиеш.

— Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, число, теманы языгыз һәм 49 нчы күнегүне эшләгез. (Эшләп бетергәннән соң тикшерәләр).

Укучылар күнегүне эшләп бетергәч, укытучы тикшерә. Күнегүне перфокарталар буенча йомшаграк эшләгән укучылардан тикшертә.

VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

“Сүзләр лотосы” уены үткәрелә. Карточка 16 х 7

Аерым түгәрәк төсле кәгазьләргә сүзләр языла. Укытучы шул сүзләрне балаларга бирә, укучы шул сүз ясалышының төре (мәсәлән, кушма) язылган кесәгә салырга тиеш. Кем тиз арада һәм дөрес итеп сүзләрне кесәләренә салса, шул җиңүче була.

ІX. Йомгаклау, анализ.

Сорауларга җавап бирү.

— Димәк, без бүген нинди тема өйрәндек?

— Сүз ясалышы ничә һәм нинди төрләргә бүленә?

— Һәрбер төренә мисаллар китерегез.

— Ясалма сүзләр ничек ясала, языла?

— Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла?

— Парлы сүзләр ничек ясала һәм языла?

— Тезмә сүзләр ничек ясала һәм языла?

— Кыскартылма сүзләр ничек ясала һәм языла?

— Укучылар, көндәлекләрне алабыз һәм өй эше язабыз. Өйгә эш итеп сүзлекчәләр ясап килергә кушыла. А.Нуриева сүзлегеннән бишәр тамыр, кушма, ясалма, тезмә, парлы, кыскартылма сүзләр язып алыгыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен тест. (5нче сыйныф).

План-конспект урока по татарскому языку(6 класс).

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен «Саннарның ясалышы һәм язылышы» темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация. Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат.

Татар телендә сүз ясалыш ысулларын өйрәнү өчен дәрескә материал.

Источник

Презентация по татарскому языку на тему «Тамыр һәм ясалма сүзләр» (3 класс, татарская подгруппа)

Влияние сенсорной интеграции на ребенка с ОВЗ в дошкольный период

Успейте записаться до 17 декабря!

Описание презентации по отдельным слайдам:

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Сүзләр нәрсәләргә таркала? Тамыр һәм кушымчаларга. Нәрсә ул тамыр? Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк. Ясалышы ягыннан сүзләр нинди була? Тамыр сүзләр һәм ясалма сүзләр. Ясалма сүз ничек ясала? Тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан.

Нинди кушымчалар була? Сүз ясагыч, төрләндергеч. Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + төрләндергеч кушымча. Сүзнең нигезенә нәрсә керә? Тамыр+ сүз ясагыч кушымча. Бер тамырдан ясала торган сүзләр ничек атала? Тамырдаш сүзләр.

Сүз ясагыч кушымча Төрләндергеч кушымча Тамыр Нигез

Аз сөйлә, күп эшлә. Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык. Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер. Эштә булса батырлык, Шунда була матурлык.

Сүз төркемнәре исем сыйфат фигыль

Кагыйдә Билгесе 2 мисал 2 җөмлә Тамыр

Выберите книгу со скидкой:

Музыкальные инструменты (плакат)

Ваш голос: Секреты вокального мастерства

Спортсмен, музыкант, поэт, математик? Как выявить и развить способности вашего ребенка (обложка с клапанами)

Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ

Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.

Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.

Русско-английский словарик в картинках для начальной школы

ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА

Влияние сенсорной интеграции на ребенка с ОВЗ в дошкольный период

Успейте записаться до 17 декабря!

Номер материала: ДБ-169723

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Оцените статью
( Пока оценок нет )
Поделиться с друзьями
Научные работы на RJ-diplom.ru
Adblock
detector